КФУның «Татар теленең актуаль проблемалары» утырышы туган тел язмышына багышланды

Онлайн утырышта һәр кешенең бурычы — ана телен саклау, дигән нәтиҗәгә килделәр.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендәге татар теле белеме кафедрасы тарафыннан оештырылган «Татар теле белеменең актуаль проблемалары» онлайн фәнни түгәрәге утырышында туган телне саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Хәзерге заманда ата-аналарның көчләп туган телне яраттырырга тырышулары яшьләрдә ана теленә ихтирам уята алмый дип саный түгәрәк әгъзасы Гөлназ Нәҗипова. «Киресенчә, ике буын арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Бары тик кызыксыну чаралары аша гына туган телгә мәхәббәтне уятып була. Мәсәлән, яңа нәшер ителгән китапны ата-ана баласына укытып чыга да, фикер алышып, мөнәсәбәтен белдерә», — ди Гөлназ Нәҗипова.

Кеше балачактан ук туган телендә төрле китаплар укып үсәргә, туган теленә битараф булмаска тиеш, дигән фикердә Эльвина Мөхәммәтгалиева. «Вазгыятьтән күренгәнчә, хәзерге яшьләр милләтеннән, теленнән оялып йөри, ләкин араларында „мин — татар“ дип горурланып йөрүчеләр дә шактый. Киләчәктә дә милләт өчен җан атучылар күбрәк булса, туган телебез киләчәк буынга кадәр җиткерелер», — ди ул.

«Тел бетсә, халык та бетә. Тел язмышы безнең кулда. Әгәр үз тормышыбызда кулланмыйбыз икән, димәк, телнең функциясе үтәлми. Бу, чыннан да, бик куркыныч күренеш, чөнки тел — халыкның төп мирасы. Аннан баш тартсак, тамырларыбыз өзелә дигән сүз. Халкыбызның үсешен күрәсебез килә икән, телебезгә дә тугры калырга тиешбез», — дип сөйләде Ләйлә Алембикова.

«Татар теле белеменең актуаль проблемалары» түгәрәгендә катнашучылар туган тел турында фикерләрен белдерде. Моннан тыш, алар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны да искә алды, аның иҗатына багышлап, фәнни мәкаләләр укыды.

Түгәрәк әгъзасы Илфат Вәлиев Тукай татар теленең угызлашуына каршы килүен, шигырьләрен иске татар телендә язуын әйтте. «Минем уемча, «Тәрҗеман» газетасының без, татарларга, бәйләнүе бөтенләй юктыр. Чөнки әүвәлән аның теле безнең телебезгә бөтенләй бер кире кырым теледер», — дип яза Тукай. Ул сатирик мәкаләләре аша әдәбият теленең танылуын арттыра», — диде ул.

КФУ доценты Гөлфия Һадиева «тукай» сүзенең килеп чыгышы турында аңлатып узды. «Галим Гомәр Саттаровның хезмәтендә күз салсак, аның биш төрле варианты бар. Ул борынгы төрки-татар — монгол сүзе дип карала. Тук сүзенә — ай атау-эндәшү-боеру кушымчасы ялганып ясалган, „ризыклы-нигъмәтле бул мәгънәсенә ия“, монголча тукай „җәя“, „салават күпере“ дигәнне аңлата», — дип аңлатып үтте ул.

«Галим Йосыф Гәрәй Тукай исеменең мәгънәсен, ту-туу тамырына нисбәтле итеп, „туганкай“ дип аңлата. Тукай исеме борынгы төрки телдәге тогай, тугай — „елганың борылмалы, түгәрәк үзәнле, тугайлы урыны“ сүзеннән ясалган булырга да мөмкин. Риваятьләргә караганда, Тукайның ерак бабаларының берсе Туктагали исемле булган, тулы исемен кыскартып, Тукай дип йөрткәннәр, ди Ибраһим Нуруллин», — диде галимә.

Гөлфия Һадиева вакытлар узган саен Тукайның бөеклеге, аның иҗатының тирән булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы ачыла баруын билгеләп үтте. «Аны без олылыйбыз, зурлыйбыз. Даһиларның гомере халык хәтере белән исәпләнә. Ул бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә. Милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала. Заман тудырган, безне борчыган бик күп сорауларга җавапны без Тукай иҗатыннан табабыз», — диде ул.