news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар конгрессы вәкилләре Башкортстанда Хәйретдин Мөҗәй һәйкәленә чәчәк салды

Бөек Ватан сугышы каһарманы, шагыйрь якташыбыз Хәйретдин Мөҗәйнең тууна 120 ел тулды.

Татар конгрессы вәкилләре Башкортстанда Хәйретдин Мөҗәй һәйкәленә чәчәк салды
https://tatar-congress.org

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). 26 март көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Октябрьский районында Бөек Ватан сугышы каһарманы, шагыйрь якташыбыз Хәйретдин Мөҗәйнең тууына 120 ел уңаеннан тантаналы чараларда да катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сәфәр Хәйретдин Мөҗәйнең Төрекмән авылында урнашкан бюстына чәчәкләр салудан башланды.

Октябрьский шәһәре хакимияте «Истәлек саклаучылар» түгәрәк өстәле, Хайретдин Мөҗәйнең туганнары, якыннары белән күрешеп аралашуны оештырган. Түгәрәк өстәл каһарман шагыйрьнең мирасын, якты истәлеген саклап калуга саллы өлешен керткән шәхесләргә багышланган иде.

Түгәрәк өстәл барышында Октябрьский шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» директоры Елена Гришкова, шәһәр сугыш ветераннары комитеты рәисе Мәсгуть Галләмов, «Нур» клубы җитәкчесе Раушания Фәезовага Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатын тапшырдылар.

Марсель Гарипов, Риканс Гыйлемҗанов, Нурзия Дәүләтова, Әүфә Нәсыйбуллина Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге рәхмәт хаты белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot