news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодар татарлары төбәктә элек яшәгән татарлар турында мәгълүмат туплый

«Революциягә кадәр берничә татар хәтта мәктәп һәм театрлар ачкан дигән мәгълүмат та бар», — ди Роман Динисламов.

Краснодар татарлары төбәктә элек яшәгән татарлар турында мәгълүмат туплый
Солтан Исхаков

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов төбәктә бер гасыр элек яшәгән татарлар турында материаллар эзләүләрен әйтте.

«Тарихи чыганаклар, материалларга ышансак, татарлар Краснодар краенда 100 ел элек тә яшәгән. Хәзер без шушы чыганакларны табарга тырышабыз. Туган төбәкне өйрәнү музеенда да булдык. Элек татарлар ничек яшәгән, нәрсә белән шөгыльләнгән? Шул сорауларга җавап табасыбыз килә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Роман Динисламов сүзләренчә, бер гасыр элек Краснодарда яшәгән татарлар театр салуда катнашкан булырга мөмкин.

«Революциягә кадәр берничә татар хәтта мәктәп һәм театрлар ачкан дигән мәгълүмат та бар. Меценатлар булганнардыр инде. Кызык бит ул. Милләттәшләребезнең язмышын белергә кирәк. Үткәнне, тамырларны белгәч, киләчәк тә яктыра», — диде Краснодар татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100