news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәйдәр Сафиуллин Чувашия татарларының яңа рәис сайлавы турында мәгълүматны кире какты

Берничә матбугат чарасында Чувашиянең татар милли-мәдәни мохтариятенә яңа рәис сайлануы турында хәбәр чыкты

Хәйдәр Сафиуллин Чувашия татарларының яңа рәис сайлавы турында мәгълүматны кире какты
Солтан Исхаков

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Рузилә). Чувашия татарларының милли-мохтарият рәисе Хәйдәр Сафиуллин әлеге оешмага яңа рәис сайлануы турында матбугат чараларында чыккан хәбәрне кире какты. Хәбәрләргә караганда, рәис итеп Марат Айзатуллов сайланган.

«Безнең татар милли-мәдәни мохтариятендә үзгәрешләр юк. Яңа төзелгән оешма параллель эшли — бу аны төзүчеләрнең җирле оешмасы дип уйлыйм — документларын күрмәдем», — диде Хәйдәр Сафиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Чувашия татарларының җитәкчесе алмашынуы турында сүз бармый. Мин үз постымда эшлим. Яңа гына Фәрит Гыйбатдинов истәлегенә волейбол ярышлары уздырдык. Мәдәни хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру буенча курслар үткәрәбез. Эш бара», диде ул. Ярты ел эчендә оешманың 22 эре чара уздыруын ассызыклый.

Хәйдәр Сафиуллин Милли-мәдәни оешманың рәисе алмашынуы турындагы хәбәрне күренекле дин әһеле Әлбир Кргановның Татар милли-мәдәни мохтариятен үз карамагына алырга теләвенә бәйләп карый. Уртак эшчәнлек турында тәкъдимнәр Фәрит Гыйбатдинов җитәкчелек иткәндә дә булган.

«Хәзер дә тәкъдимнәр булды. Мин килешмәдем. Чөнки милли-мәдәни мохтарият белән Диния нәзарәте үзгә оешмалар. Алар параллель эшли ала, әмма бер-берсенә буйсынып эшләргә тиеш түгелләр дип саныйм. Фәрит тә шундый фикердә иде», — ди Хәйдәр Сафиуллин.

Милли-мәдәни мохтарият рәисе бу мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырыш уздырырга ниятли, әмма ураза аенда мондый эшләр кирәкмәс иде дигән фикердә. «Башта мине алып ташламакчылар иде. Әмма уставны карагач, алай эшли алмаячакларын аңлаганнар. Инициатив төркем төзелгән дә, яңа оешма төзеп эшләргә булганнар», — ди ул.

Яңа оешма эшендә Фәрит Гыйбатдинов җитәкләгән «Мишәр» ансамбленең солисты Илдус Шәйдуллин да катнаша. Хәйдәр Сафиуллинга килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, җырчыга Татарстанның һәм Чувашиянең халык артисты исеме вәгъдә ителгән.

  • Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов 2020 елның җәендә авырып вафат булды. Оешма рәисе итеп Хәйдәр Сафиуллин сайланды.
  • Чувашиядә оешма инициативасы белән Фәрит Гыйбатдинов укулары уздырыла. Комсомол районының ул эшләгән сәнгать мәктәбендә һәм Урмай авылында истәлек такталары ачылды. Фәрит Гыйбатдинов турында истәлекләрне җыеп, китап чыгарылды. Март аенда ул тулынадырылып басылачак.
  • Урмай авылындагы яңа урамга Гыйбатдинов исеме биреләчәк. Сәнгать мәктәбенә дә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирү буенча эш бара.
news_right_1
news_right_2
news_bot