news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәясәтче Руслан Айсин: Татарларга системалылык җитми

Системалы әйбер булмаса, ул тиз таркала, ди Айсин.

Сәясәтче Руслан Айсин: Татарларга системалылык җитми
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Сәясәт белгече Руслан Айсин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татарларга системалылык, нинди дә булса программа җитмәве турында сөйләде.

«Миңа калса, безгә системалылык җитми. Системалы әйбер булмаса, ул тиз арада таркала. Ул система астан да, өстән дә башланырга тиеш. Чөнки татар ул гомер-гомергә система рәвешендә яшәгән. Мәхәллә системасы, тел системасы, әдәбият системасы — барысы да система. Әгәр дә без очраклы рәвештә генә эшләсәк, аның нәтиҗәсе булмаячак», — диде сәясәт белгече.

Руслан Айсин система төзүдә яһүдләрнең практикасын кулланып булуын әйтте. «Хәзер җанисәп алу кампаниясенә таянып, без бу әйберләрне эшли алабыз. Башка милләтләрнең дә практикасын кабатлап була. Мәсәлән, яһүдләр. Чөнки яһүдләр дә сәяси диаспора булып яшәделәр, яшиләр. Без дә хәзер сәяси диаспора булып яшибез», — диде ул.

Тарихчы Дамир Исхаков үрнәк итеп казах һәм төрекләрне китерде. «Күршеләребез казахлар да ул сәясәтне бик оста алып баралар. Тагын бер бөек мисал безгә — ул төрекләр. Анда барсагыз, пантеон да күрәсез, кулъязмалар да күрәсез. Бу әйберләр безнең үзебезнең милләтнең кимчелеге, безнең милләт буларак ул проблемага тотынганыбыз юк әле», — диде Дамир Исхаков.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100