news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халыкара «Татар кызы-2020» бәйгесенең төбәкара этабы Самара шәһәрендә узачак

Конкурста Самара шәһәре һәм районнарыннан 12 татар кызы көч сынашачак.

Халыкара «Татар кызы-2020» бәйгесенең төбәкара этабы Самара шәһәрендә узачак
tatar-congress.org

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Халыкара «Татар кызы-2020» бәйгесенең төбәкара этабы Самара шәһәрендә 28 мартка билгеләнгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров катнашында оештыру комитетының утырышы узды. Анда бәйгене үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Конкурста Самара шәһәре һәм районнарыннан 12 татар кызы көч сынашачак.

Җиңү яулаган катнашучы август аенда Казанда узачак ярымфиналга чакырыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100