Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иркутскида «Ислам нуры» газетасы чыга
Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә милләттәшләребез үзләрен газетасын булдырган. «Ислам нуры» биредәге мөселманнар җәмгыяте тарафыннан нәшер ителә. Анда алар үз тормышларындагы яңалыклар, кызыклы чаралар, вакыйгалар турында яза.
Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе — мәчет төзү. Мәчет салу өчен җир дә бирелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елның 27 ноябрендә вакытлыча эшли торган дин йорты салып куйганнар. Ә мәчетне язга төзи башларга уйлыйлар.
«Ислам нуры» газетасының беренче санында Чуна бистәсе халкының мәчет булдыру өчен башкарган эшләре, актив авыл халкы турында укырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз