news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Троицк шәһәрендә танылган сынчы Назир Гайфуллин күргәзмәсе ачылды

Назир Гайфуллин агач, таш, гипс белән эш итә, шулай ук картиналар да яза.

Троицк шәһәрендә танылган сынчы Назир Гайфуллин күргәзмәсе ачылды
http://tatar-congress.org/

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенә сәфәре вакытында Магнитогорск сынчысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Назир Гайфуллинның иҗат күргәзмәсен карады.

Ул Троицк шәһәрендәге «Туган якны өйрәнү» музеенда оештырылган һәм бүген күргәзмәнең ачылу тантанасы да узды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Милли Шура рәисе сынчы Назир Гайфуллинга татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы медален дә тапшырды.

Сынлы сәнгать белән кызыксынучылар Назир Гайфуллинның күпкырлы эшчәнлеген югары бәяли. Ул агач, таш, гипс белән эш итә, шулай ук картиналар да яза.

Милләттәшебезнең күп кенә эшләре татар халкының тарихына, әдәбиятына, фольклорына багышланган. Күргәзмәдә Назир Гайфуллин иҗат иткән 16 сын һәм 30лап графика, картина тәкъдим ителә. Алар арасында портретлар, натюрморт һәм табигать күренешләре урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot