news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсендә Зәйнулла ишан Рәсүлев каберенә чәчәкләр салды

Танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Троицкида Иске Татар зиратында җирләнгән.

Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсендә Зәйнулла ишан Рәсүлев каберенә чәчәкләр салды
http://tatar-congress.org

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре Иске Татар зиратында урнашкан Зәйнулла ишан Рәсүлевның каберен карау белән тәмамланды.

Доганы Данис хәзрәт Әхмәтшин укыды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.

Танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог Зәйнулла Хәбибулла улы Рәсүлев 1833 елның мартында Оренбург губерниясе Троицк өязенең Шәрип авылында дөньяга килә. 1851 елда Троицк шәһәренә китә һәм 2нче Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга керә. 1858 елда Зәйнулла Рәсүлев Югары Урал өязенең Юлдаш авылында мәдрәсәне җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100