news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә татар костюмы, көнкүреш әйберләре, кием-салым элементлары, хезмәт коралы, савыт-саба, җиһазлар, бизәнү әйберләре — алка һәм беләзекләр һ.б. бар.

Әстерханда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
https://mincult.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Әстерхан дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Күргәзмә 2020 елның 28 гыйнварында Екатеринбургта ачылган зур күргәзмә проектының бер өлеше булып тора. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Күргәзмә Россия, Татарстан һәм Әстерхан өлкәсе Мәдәният министрлыклары, Россия музейлар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы, Россия рәссамнары берлегенең үзара тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә оештырылды.

Эпидемиологик вазгыять сәбәпле, күргәзмә азсанлы кунаклар катнашында узды. Күргәзмәдә 300дән артык экспонат тәкъдим ителгән. Анда татар костюмы, көнкүреш әйберләре, кием-салым элементлары, хезмәт коралы, савыт-саба, җиһазлар, бизәнү әйберләре — алка һәм беләзекләр һ.б. бар.

Күргәзмәгә килүчеләр татар халкының күн мозаикасы (йомшак һәм каты аяк киемнәре, төсле күн итек, мендәр һәм панно) белән танышачак. Предмет-этнографик рәтне Россиянең һәм башка илләрнең атаклы татар рәссамнарының эше тулыландыра. Картиналарда татарларның йолалары һәм гореф-гадәтләре, халык эпосы сюжетлары, Татарстанның истәлекле урыннары сурәтләнгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100