news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нью-Йоркның Брайтон-Бич районында татар халык ашлары сатыла башлаган

Биредә яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары татар милли камыр ризыкларыннан авыз итә ала.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Нью-Йоркта Брайтон-Бич һәм Кони-Айленд-авеню киселешендә (АКШ) татар халык камыр ризыклары белән сату итүче киоск пәйда булды. Бу хакта Фэйсбуктагы «Татарча Америка» төркемендә хәбәр ителә.

Яңа ачылган сәүдә ноктасы «Бәхетле. Татар камыр ризыклары & пирожкилар» дип атала.

«Брайтонда бу эшне ниндидер кыз башлап җибәрде. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм бирсен һәм безгә Салаватның өр-яңа кассеталарын җибәреп торсын», — дип комментарий калдырганнар Фэйсбук сайтын кулланучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100