news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта Тукай белән Муса Җәлилне җанландырган клип пәйда булды

«Төп идея - билгеле татар шәхесләрен тере килеш күрсәтү иде», - ди идея авторы.

Интернетта Тукай белән Муса Җәлилне җанландырган клип пәйда булды
скриншот видео

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). YouTube видеохостингында «Рәхмәт сиңа!» дип аталган яңа клип пәйда булды. Анда Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлилнең фотолары «җанландырыла», ягъни сурәтләнгән кешеләр күзләрен ачалар-йомалар, елмаялар. Клипны дизайнер, татар телен өйрәтүне максат итеп куйган күпсанлы проектлар авторы Илдар Әюпов ясаган.

«Идеясе дә, көе дә, сүзләре дә, аранжировкасы да үземнеке», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Илдар Әюпов. Музыканы әзерләүгә көнбатыштан тавыш режиссеры җәлеп ителгәнен әйтте. Музыкада “Рәхмәт сиңа” дип жырлый торган сэмпл ишетелә — ул Зөһрә Сәхәбиева башкаруында Рөстәм Яхинның "Рәхмәт сиңа" романсыннан алып үзгәртелгән өзек.

«Без элекке фотолардан гына күреп белгән татар шәхесләрен тере вариантта ясыйсы килде, шуңа без махсус технология кулландык», — диде идея авторы. Ул бигрәк тә Тукай белән Җәлилне тере килеш күрсәтәсе килүен әйтте.

Клипта, Тукай, Исхакый, Җәлил фотоларыннан тыш, балетчы Рудольф Нуриев, хоккейчы Данис Зарипов, Салават Фәтхетдинов, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов һәм Алинә Заһитова фотолары кулланылган. Илдар Әюпов клипка тагын Хәния Фәрхи, Мөхлисә Бубый образларын кертү турында да уйланганын әйтте. «Бәлки, җырчы Алсуны да кертәсе булгандыр», — диде ул.

Клиптагы текст, Әюпов әйтүенчә, аерым бер вакыйгага бәйләнмәгән. «Гомуми уйланулар», — дип аңлатты ул.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100