news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты

Басманың автордашы - Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты
видеодан скриншот

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итә.

Китапның беренче өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган, өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар тупланган.

Басманың автордашы — Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

news_right_1
news_right_2
news_bot