news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Уфада Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Скульптура «Нур» татар дәүләт театры бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 28 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада бөек татар язучысы, шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Скульптура «Нур» татар дәүләт театры бинасы каршындагы мәйданда урнаштырылган.

  • Һәйкәл 2019 елның 18 апрелендә Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында ачылды. Тантанада ике республика җитәкчеләре Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Шагыйрьнең сыны бакырдан Мәскәүдә коелган. Биеклеге — 8 метр. Бу — Габдулла Тукайга Башкортстанда куелган беренче һәйкәл. Шагыйрь Уфада 1912 елда булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100