Самара өлкәсе Камышлы авылында көрәш залын яңарталар

Проект 2022 елда тормышка ашырылачак. Спорт объекты Самара өлкәсе Хөкүмәте карары белән кабул ителгән программа нигезендә эшләнә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе Хөкүмәте карары нигезендә 2017-2025 елларга «Самара өлкәсендә муниципаль берәмлекләр халкының инициативаларына ярдәм итү» дәүләт программасы расланды.

Дәүләт программасының максаты — Самара өлкәсендә муниципаль берәмлекләр халкын үзләре яшәгән территорияләрне үстерүгә җәлеп итүнең нәтиҗәле механизмын булдыру. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә. 

Быел «Батыр» проекты буенча өлкә программасында катнашу өчен гариза кабул ителде. Максат — Камышлы авылында көрәш залын торгызу.

Проект 2022 елда тормышка ашырылачак. Залның якынча макеты әзер инде.

Искәртеп узыйк, «Ярдәм» губернатор проекты губернаның торак пунктларына проблемаларны хәл итәргә, территорияләрне үзгәртергә, яңа инфраструктура объектлары төзергә ярдәм итә.