news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендә татар кызы Губернатор премиясенә ия булган

Ул Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңгән.

Свердловск өлкәсендә татар кызы Губернатор премиясенә ия булган
https://tatur.tatarstan.ru/

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Артинск шәһәр округының «Әҗәгол урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесенең 9 сыйныф укучысы Әлимә Зиннурова Свердловск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүче булды. Шулай итеп ул Свердловск өлкәсе Губернатор премиясенә ия булды. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәктә эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, чараның тантаналы өлеше планлаштырылмый. Премияләр һәм дипломнар Свердловск өлкәсе мәгариф идарәсе муниципаль органнарында шәхси тәртиптә тапшырылачак.

2019-2020 уку елында өлкә конкурс чараларында җиңүчеләр исемлегенә 213 кеше керде. Свердловск өлкәсе губернаторы премиясен алуга сайлап алу критерийларын исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгарылганнан соң, 2019-2020 уку елында төбәкнең 26 муниципалитетыннан 50 укучы тәкъдим ителде.

Губернатор премиясе төбәкнең белем бирү учреждениеләренең иң яхшы укучыларына 30 мең сум күләмендә биреләчәк. Бүләк 1997 елда гамәлгә куелган, ике дистә ел эчендә 900дән артык укучы премия лауреатлары булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100