news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Татарстанның якташлар җәмгыяте җитәкчесе 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте Фуат Солтановның иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеген «Волонтерлык һәм хәйрия» номинациясендә билгеләп үтте һәм 1 млн сум бүләккә лаек дип тапты.

Мәскәүдә Татарстанның якташлар җәмгыяте җитәкчесе 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Татарстан якташлар җәмгыятенең башкарма директоры, Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге җитәкчесе Фуат Солтановка 65 яшь тулды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә туган Фуат Солтанов гомеренең яртысын флотта үткәрә. Ул су асты көймәләрендә — башта Төньяк, аннары Кара диңгез һәм Балтыйк флотында хезмәт итә. 30 яшендә командир була. Алжирда Хәрби атташе булып хезмәт итә. Армиядән 1 рангтагы капитан рангында китә.

Аннары язмышын Мәскәү өлкәсенең Домодедово шәһәре белән бәйли. Ул «Татинвестгражданпроект» төзелеш компаниясен төзи, «Татарстан» сәүдә йортын» ача, Домодедово шәһәр округы депутаты була. 20 ел элек Фуат Солтанов Домодедово шәһәр округының татар милли-мәдәни автономиясен төзи һәм җитәкли, аннары Домодедово шәһәрендә татар милли үзәген ача.

Автономия Татарстанның Саба һәм Теләче районнары белән Домодедово районы Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт итү турында килешү имзалый. Мәскәү янында барган сугышларда һәлак булган һәм Мәскәү өлкәсе территориясендә кҗирләнгән Татарстан халкы турында Хәтер һәм дан китабын нәшер итә. Фуат Солтанов Тулы вәкаләтле вәкиллек белән берлектә Мәскәүдә бик күп масштаблы чаралар үткәрә.

Ике атна элек Фуат Солтанов Мәскәү өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты булды. Өлкә Хөкүмәте аның «Волонтерлык һәм хәйрия» номинациясендә зур иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлеген билгеләп үтте. Хөкүмәт биргән 1 млн сум күләмендәге акчалата бүләкне ул янә мохтаҗларга ярдәм итеп бирәчәк.

Аның эшчәнлеге күп кенә дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Солтанов Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән, ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100