Күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең кулъязмаларын дәүләт архивына тапшырдылар

Галимә Миләүшә Хәбетдинова әдипкә атап язылган документларда милли зыялыларның тормышы чагылыш тапканын билгеләп үтте.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевнең шәхси әйберләрен Татарстан Республикасы архивына тапшырдылар. Әлеге кичә «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы китапханәсендә укучылар катнашында узды.

КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова язучы Аяз Гыйләҗевның архивын 14 ел өйрәнүен сөйләде. «Хәзер мин эзләнүемнең өченче этабына күчтем — Аяз абыйга язган хатлар белән эшли башладым. Әлеге хатларда милли зыялыларның тормышы чагыла. Ни кызганыч, татар тарихының чын йөзе әле дә ачылмаган. Хатларда Камал театры артистлары, татар язучылары белән язышулар бар», — диде ул.

Материаллар арасында язучы Миргазиян Юныс хатлары да табылган. «Бу хатларда без Аяз абыйның язучы буларак лабораториясен күрә алабыз. Миргазиян Юныс, дөнья әдәбиятына таянып, «Безнең өй өянке астында иде» дигән әсәрен башлый. Хатларда Аяз абый аңа әсәрне татарчалаштыру, төрле алымнар куллану турында аңлата», — дип мисал китерде Миләүшә Хабетдинова.

«Аяз абый яшь язучыларны үзенең шәкертләре буларак кабул итә, идеяләре аларның иҗатларында үсәр дип ышана. Хәзерге вакытта йөзгә якын хат җыелды, хыялым — аларны бастырып чыгару. Шушы хатлар аркылы без 1960 — 1980 елларның тарихын өр-яңадан ачабыз. Анда мәдәният һәм әдәбият тормышы, татар халкының хатирәләре, өметләре урын алган. Алар бүгенге халәтебезне аңлата торган хатлар», — диде Хәбетдинова.

Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова республика үсеше өчен зур өлеш керткән шәхесләрнең архивларын туплау буенча эш алып барылганлыгын әйтте. «Аяз Гыйләҗевнең шәхси әйберләрен тапшыруга багышланган очрашу балалар өчен дә файдалы дип уйлыйм. Аяз абый кебек үрнәк шәхесләр республикабызда күп булырга тиеш», — диде ул.

«Әтинең сакланып калган документлары җәмәгатьчелекне таң калдыра. Алар гаҗәеп кызыклы. Тарихчы буларак, шуңа игътибар итәм: чыганак — заманның рухын, кайтавазын күрсәтә. Бу чараны мин бик хуплыйм, материаллар сакланып калырга тиеш дип саныйм. Шәхси архивлар гаиләдә сакланса югалу ихтималы зур», — диде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев.

«Адымнар» комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов хәзерге вакытта белем бирү йортында һәвәскәр театр эшләп килүен, Аяз Гыйләҗевнең пьесаларын киләсе елда сәхнәләштереләчәген, комплекста Аяз Гыйләҗев исемендәге музейның булуын әйтте. Соңыннан кунаклар әлеге музей белән танышып чыкты. Түгәрәк өстәл вакытында укучылар кызыксындырган сорауларын бирде.

«Аяз гомере буе татар милләте дип янып яшәде. Аяз каторгада булганда ук миңа хатлар яза башлады. Баштан җавап бирергә курыктым, чөнки аңа „халык дошманы“ дигән исем тагылган иде. Соңрак языша торгач, үз-үземә „мин аның хатыны булачакмын“, — дип әйтеп куйдым. Аяз татар милләтенең XX гасырдагы бөек язучысы иде. Ул Совет чоры сәясәтенә яраклаша алмады», — дип сөйләде язучының хәләл җефете Нәкыя Гыйләҗева.

Дәүләт архивына Аяз Гыйләҗевнең эш документлары (хат, килешүләр, беркетмә, командировка таныклыклары), санатория-курорт кенәгәләре, шәхси блокноты, шагыйрь һәм язучыларның, туганнарының язган хатлары, Аяз Гыйләҗевка юлланган котлаулар, иҗатына бәйле фәнни хезмәтләр һәм әсәрләренең кулъязмалары тапшырылды.