Татар КВН югары лигасы уенын "Татар-информ" онлайн күрсәтә

Уен бүген 18.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның "Ак Барс" яшьләр сараенда Югары татар КВН лигасы фестивале үтәчәк. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уенны онлайн күрсәтә.

Югары татар КВН лигасы фестивалендә барлыгы 15 команда катнашачак. Бу хакта Татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдиев җиткерде. 

"Фестивальдә, гадәттәгечә, искиткеч КВН, югары сыйфатлы һәм заманча татар юморы көтелә. Үзгәрешләр күзәтелми. Шулай ук һәрбер команда бер чыгыш күрсәтә һәм фестиваль ахырында лигаларга бүленәчәкләр. Югары лигага керер өчен, командаларга зур тырышлык күрсәтергә кирәк булачак. Быелгы фестивальнең аермасы шунда – яңа командалар саны күп. Без үткән елны Буа, Арча, Чаллы, Әлмәттә Татар КВНының зона лигасын үткәргән идек. Шул лигаларда яңа командалар барлыкка килде. Мәсәлән, Әлмәт зонасының җиңүчеләре – «Фән-тәти кызларейшн» командасының гади балалар тәрбиячеләре 28 октябрь көнне үзләренең юморларын күрсәтәчәкләр. Чаллы зонасының җиңүчеләре – Алабугадан “Бум” командасы 5 ел эчендә беренче тапкыр Казанга киләчәк. Шулай ук Арчаның җиңүчеләре – “Үрнәк” КВН командасы (аграр көллияте) катнашачак. Ә Биектау, Буа, Сарманнан һәм Уфадан беренче тапкыр киләчәкләр. Мәскәүдә Татар лигасы ачылганын искәртеп үтәргә кирәк. Аннан җиңүче “Понаехали” командасы көтелә", – диде Рамил Агдиев.

Фестивальне онлайн карау өчен сылтама – tatar-inform.tatar/internet-tv/120/