news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ә минем татар икәнемне язганнармы?" - "500 абруйлы мөселман"ның берсе Руслан Нуретдинов

Үзбәкстан өчен чыгыш ясаучы спортчы, Олимпия чемпионы Руслан Нуретдинов үзенең җиңүләрен Аллаһтан бирелгән бүләк һәм тырышлык нәтиҗәсе дип кабул итә.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Иорданиянең Әмман шәһәрендәге Король ислам стратегик тикшеренүләре институты 2017 елга 500 иң абруйлы мөселманнарның рейтингын төзеп, аңа Үзбәкстанда яшәүче авыр атлетика буенча чыгыш ясаучы Руслан Нуретдиновны да керткән. "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында спортчы исемлеккә керүенә мөнәсәбәтен белдерде.

Инде билгеле булганча, бу исемлектә татар милләтендәге шәхесләрдән Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин, Россия мөселман спортчылары исемлегенә соңгы Олимпия чемпионнары, фехтованиеда алтын алган Тимур Сафин, гимнаст Алия Мостафиналар бар.

Руслан Нуретдинов бу исемлек турында беренче тапкыр ишетүен белдерде. Аның бу хакта белүенә беренче реакциясе: “Ә минем татар булуым турында язылганмы”, - дигән сорау булды. “”Әлхәмделиллаһ, мин мөселман, Аллаһка ышанучы кеше, бу исемлеккә эләгүем белән бик шат”, - дип белдерде ул.

Руслан үзенең җиңүләрне Аллаһтан бирелгән бүләк һәм тырышлык нәтиҗәсе дип бәяләвен әйтте. Аның фикеренчә, кешенең уңышка ирешүе белән үз халкына бурычлы. “Бу синең халкыңа бәйле, сине халкың таныганда гына үзеңне нәрсәгәдер ирештем дип әйтә аласың. Ә моңа ирешү өчен эшләргә кирәк. Моның белән яшәргә кирәк. Бу спортка гына түгел, башка өлкәләргә дә кагыла. Әти-әнигә рәхмәт китерергә кирәк. Синең эшләгәнең өчен сине тудырган әти-әниеңә рәхмәт әйтүләреңә ирешергә кирәк.”

“Мин үз милләтемне бик яратам. Минем беркайчан да мин үзбәк дип әйткәнем булмады. Шул ук вакытта үзбәкстанлы булып калам. Мин үземнең туган ягымны – Үзбәкстанны яратам”, - диде ул.

Руслан үзенең Казанда ике генә тапкыр булуын әйтте. “Мин татарларны яратам, мин бик тынычлык яратучы кеше. Барлык татарстанлыларга да сәламәтлек телим, аларны спорт белән шөгыльләнергә өндим. Киләчәктә дә хәзерге кебек үк тынычлык яратучы булуларын телисем килә”, - диде ул.

Русланның әти-әнисе Теләче районында йорт сатып алганнар, шуңа спортчы, буш вакыты булганда, Татарстанга килергә нияте булуын әйтте. Хәзерге вакытта ул ял итсә дә, вакыты бик аз булуын әйтте. Руслан әйтүенчә, бу аның шәхси тормышын җайга салырга - өйләнергә теләве белән бәйле. “Ялгыз йөрисем килми. Күңелгә ошаган кыз бар”, - дип белдерде ул.

Руслан Шамил улы Нуретдинов 1991 елның 24 ноябрендә Үзбәкстанның Андижан шәһәрендә туган. Әти-әниләре Үзбәкстанда туган, чыгышлары белән Ульяновск, Оренбург якларыннан. Авыр атлетика буенча 105 кг үлчәмгә кадәр чыгыш ясый. 2013 елда Польшадагы дөнья чемпионатында алтын медаль ала. 2014 елда Алмата шәһәрендә дөнья рекордын куя. 2016 елдагы Рио-де-Жанейродагы олимпия уеннарында алтын медаль ала. 237 килограмм авырлыктагы штанга күтәреп (күкрәктән алып күтәрүдә), чемпион исемен яулый. Руслан Нуретдинов бу күрсәткече белән Олимпия рекордын да куя.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100