news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Табигать һәм табигый байлыклар» энциклопедиясенең татар телендәгесе әзерләнгән

Ул ел ахырында басылып чыгар дип ниятләнә.

 «Табигать һәм табигый байлыклар» энциклопедиясенең татар телендәгесе әзерләнгән

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты «Табигать һәм табигый байлыклар» энциклопедиясенең татар телендәгесен әзерләгән.

Институт директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә бу хезмәт җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятканын әйтте. Русчасы аның 2017 елда чыккан булган.

«Экология министрлыгы безгә мөрәҗәгать итеп, икенче басмасын чыгардык. Быел без аны татар телендә әзерләдек. Туган телләр елы булуын исәпкә алганда, ул ел ахырына дөнья күрер дип өметләнәм», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Институт хезмәткәрләре әйтүенчә, бу чиста тәрҗемә түгел, чөнки терминология юнәлешендә күп эш башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot