news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар

Ярымай куелган ике шпиль авылда ике мәчет булуын күрсәтә, ә ачылган китап — татарларның, мөселманнарның белемгә омтылышын сурәтли.

Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында стелла урнаштырдылар
Али Хәбибуллинның Фейсбуктагы аккаунтыннан

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең Селәү татар авылында символик стелла урнаштырдылар.

Проектны оештыручы һәм инициаторы — «Шәех Сәед» мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер Селәү авылы мәчете имамы булып эшләүче Равил хәзрәт Арсланов, дип хәбәр итте үзенең Фейсбуктагы аккаунтында «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али Хәбибуллин.

Стелла авылга керә торган җирдә урнашкан. Ярымай куелган ике шпиль авылда ике мәчет булуын күрсәтә, ә ачылган китап — татарларның, мөселманнарның белемгә омтылышын сурәтли.

Стелланың тексты авылның 300 еллык тарихы белән таныштыра, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot