news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» яңа китабы тәкъдим ителде

Әлеге басманы нәшер итүдә татар меценатлары Шамил Алюшев, Кыям Кормакаев, Ринат Мәһдиев, Рөстәм Сираҗетдинов, Альберт Суфияров, Камил Хәйруллин ярдәм күрсәткән.

Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» яңа китабы тәкъдим ителде
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Рәхим Теләшевның «Нева ярындагы татарлар» яңа китабы тәкъдим ителде. Чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул «Алтын Урда: полемик истәлекләр», «Һиндлардан һәм һуннардан алып Алтын Урдага кадәр», «Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте. Шәһәрнең 300 еллыгына», «Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында», «Татарлар һәм руслар» хезмәтләре авторы.

«Татарлар Нева ярында 300 елдан артык яши. Алар Төньяк башкаланы төзүдә катнашкан. Татарлар төзүче, хәрби хезмәткәр булган, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Биредә танылган дин әһелләре эшләгән. Җәмигъ мәчете төзелгән. Биредә Россиядә беренче татар газетасы нәшер ителгән. Россиядә беренче Коръән китабы басылган. Дипломатлар, тәрҗемәчеләр арасында да татарлар булган», — дип язган Рәхим Теләшев яңа китабына керештә.

«Нева ярындагы татарлар» китабы төбәкнең татар меценатлары Шамил Алюшев, Кыям Кормакаев, Ринат Мәһдиев, Рөстәм Сираҗетдинов, Альберт Суфияров, Камил Хәйруллин ярдәме белән нәшер ителгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100