news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург Император заводы ТАССРның 100 еллыгына фарфор сервиз ясаган

Татар орнаменты дизайнын Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күн мозаика һәм фарфорга бизәк ясау остасы Наилә Кумысникова ясаган.

Санкт-Петербург Император заводы ТАССРның 100 еллыгына фарфор сервиз ясаган

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Император фарфор заводында ТАССРның 100 еллыгына татар чәй сервизы коллекциясен ясаганнар. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин YouTube челтәрендә үзенең «Яңа Тартария» каналында шул турыда сөйләде.

«Танылган Казан башлыгы кебек гөмбәз һәм бер үк вакытта касә формасы сакланган. Орнамент — Казан татарларының классик бизәкләре, лаләләр, алтын һәм көмештән бизәкләр», — дип сөйли Эдуард Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, татар орнаменты дизайнын Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, күн мозаика һәм фарфорга бизәк ясау остасы Наилә Кумысникова ясаган. Бизәкләр алтын белән кулдан язылган.

ТАССРның 100 еллык юбилеена коллекция сервизы 100 данә генә ясалган, һәр предметның төбендә рәссамның автографы, нөсхә номеры, республиканың 100 еллыгы логотибы бар.

YouTube хостингындагы видеороликта Эдуард Хәйруллин уникаль фарфор эшләнмә җитештерүнең бөтен циклын (формага салу һәм яндырудан алып кыйммәтле сортлы агачтан ясалган тартмага салуга кадәр) күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100