news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла

Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрь — Халыкара музыка көнендә — татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге хәбәр итә

Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәгән.

Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100