news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте: Чит төбәкләрдә татар телен өйрәнүчеләргә ярдәм итәргә әзербез

Рәфыйк Мөхәммәтшин милләттәшләребез өчен татар телле имам да, татар теле дә мөһим булуын әйтте.

Диния нәзарәте: Чит төбәкләрдә татар телен өйрәнүчеләргә ярдәм итәргә әзербез
Солтан Исхаков

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Диния нәзарәте Россия төбәкләрендәге мәчетләргә татар теле курсларына йөрергә теләүчеләр өчен китаплар белән ярдәм итәргә әзер. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Башка төбәкләрдә татар теле белән вазгыять чагыштырмача авыррак, җомга вәгазьләре дә татар телендә алып барылмый. Әмма милләттәшләребез өчен татар телле имам да, татар теле дә бик мөһим. Шуңа күрә татар теле курсларына йөрергә теләүчеләр булса, без бар яктан да ярдәм итәргә әзер», — дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан читтә яшәгән татар теле курсларына йөрергә теләкләре булучыларга «Ислам дине нигезләре» китаплары таратылган. «Ул 50 меңнән артык тираж белән чыккан иде, күп төбәкләргә кадәр барып җитте. Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен махсус тираж белән бастырып, чит төбәкләргә җибәрдек. Аларның электрон формасын да бирергә әзербез», — дип искәртте ректор.

Искәртеп үтик, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында оештырылган татар теле курслары быел республиканың 100 мәчетендә була. Интенсив курс программасы татар теленең cөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100