news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл куялар

Һәйкәл куяр алдыннан халыктан сораштыру оештырганнар, аннары бик күп кешеләр акчалата ярдәм иткән.

Чиләбедә Габдулла Тукайга һәйкәл куялар
Расих Фәсхетдинов

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдә Чиләбедә Воровский урамындагы яңа скверда күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның катнашуы көтелә», диелә бу хәбәрдә.

Һәйкәлне урнаштыру турында халык арасында сораштыру уздырганнар. Ул «Активный житель74» электрон тавыш бирүләр порталында былтыр сентябрьдә булган. Респондентларның 55 проценты хакимият, җәмәгать эшлеклеләре, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы инициативасын хуплаган.

Габдулла Тукай образын Златоуст шәһәрендә Россиянең атказанган рәссамы Александр Лохтачевның скульптура остаханәсе коллективы ясаган. Проектны эшләүдә остазның укучылары Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева катнашкан.

«Бу һәйкәл чыннан да халыкныкы булачак. Чөнки берничә ел дәвамында бик күп кеше аңа акча җыйды. Бары тик Татарстан Республикасы ярдәме белән генә аны урнаштыру мөмкин булды», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100