news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы: Болгар чорындагы зәркән эшләнмәләрне хәзерге осталар кабатлый алмый

«Без, татарлар, Болгар мирасының төп варислары», — диде тарихчы.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Тарихчы, публицист Айрат Фәйзрахманов Болгар чорындагы зәркән эшләнмәләрне бүгенге осталар кабатлый алмавын әйтте.

«Болгар чорында зәркән эшләнмәләр шулкадәр оста ясалган, осталар кайберләрен хәтта бүген дә кабатлый алмый. Элек аны җитештерү технологиясе бөтенләй башка булган һәм ул югалган», — диде Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында оештырылган белем бирү чарасында. Моның белән ул татарларның борынгы бабаларын дөньяда алдынгы халык булганын аңлатырга тырышты.

Бүген Казанда төрле илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән татар яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү чаралары оештырылды. Тарихчы, публицист Айрат Фәйзрахманов белән сәясәт белгече Руслан Айсин «Татар тарихы турында 100 сорау» дип аталган лекция укыды. Лекциядә «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

«Без, татарлар, Болгар мирасының төп варислары. Башка андый варислар юк. Безнең мәдәни, дини, рухи матрицабыз Болгар чорыннан килгән», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Тарихчы Биләрдә XI гасырга караган мунча калдыклары табылганын искә төшерде. «Табылдыклар шул заманда ук җылы су, канализация коммуникацияләре булганын күрсәтә. Болгар чорында чуен, төсле пыяла җитештергәннәр, акча сукканнар. Бу технологияләр дәүләтнең алга киткән булуын аңлаткан», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100