news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафаил Хәкимов: Татар теленә игътибар көчәер

Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты булган вакытта да милләт өчен бик күп эш эшләнде, ди танылган галим һәм сәясәтче.

Рафаил Хәкимов: Татар теленә игътибар көчәер
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Танылган татар галиме һәм сәясәтчесе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасына үз фикерен белдерде.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасы шатландыра. Аның таләпчән җитәкче икәнен беләбез. Ул бу эшне башлагач, ахырга хәтле җиткерәчәк. Шуңа күрә татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер дигән өмет бар. Телгә игътибар көчәер», — дип әйтте Рафаил Хәкимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Минтимер Шәймиев Президент булган вакытта да андый теләкләр, программалар булды, милләт өчен бик күп эш эшләнде. Әмма бүген илдә сәясәт башка төрле. Югары трибунадан илдә рус теле генә калырга тиеш дип әйтелде, Кремльнең яңа карары Конституциягә каршы чыкты. Безгә хәзер куркып торырга сәбәп юк. Үзебезнең юлны дәвам итәргә, нык торырга кирәк. Безнең яхшы эшләгәнне бөтен Россия күрә. Бу ил файдасына. Әлбәттә, кайбер кешеләргә татарның, Татарстанның көчәюе ошап бетми. Без яхшы эшләгәч нишләтәсең? Татарстан ныгый һәм үрнәк тә күрсәтә», — дип уртаклашты татар зыялысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100