news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Индерка авылында «Түгәрәк уен» фестивале узды

Фестиваль татар халкы фольклорына багышланган һәм анда ипи пешерү буенча мастер-класс, халык һөнәрчелеге күргәзмәсе һәм иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде.

Пенза өлкәсенең Индерка авылында «Түгәрәк уен» фестивале узды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте» активы оешма рәисе Җиһанша Туктаров җитәкчелегендә Сосновоборск районының Индерка авылында «Түгәрәк уен» фестивалендә катнашты. Ул район Сабантуй бәйрәме кысаларында оештырылды.

Бәйрәм башында Җиһанша Туктаров Пенза өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Олег Мельниченко исеменнән котлау хаты һәм авылның актив халкына грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Түгәрәк уен» фестивале – Россиядә татарларның бары тик аутентик фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль. Ул татар халкының традицион мәдәниятен саклап калуга һәм аның күп төрле үзенчәлеген күрсәтүгә ярдәм итә.

Чара кунакларына ипи пешерү буенча мастер-класс, халык һөнәрчелеге күргәзмәсе һәм иҗат коллективлары чыгышлары тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100