news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар чыккан

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган фәнни-популяр басмалар киң катлам укучыга тәкъдим ителде.

Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар чыккан
Солтан Исхаков

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар чыгарган.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында институт галимнәре китаплар турында журналистларга сөйләде. Басмалар соңгы ун ел эчендә Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пермь, Әстерхан, Чиләбе, Ульяновск, Киров, Пенза өлкәләренең, Мари Эл, Башкортстан, Удмуртия республикаларының татарлар күпләп яшәгән ике йөздән артык авылларыннан җыелган материалларга нигезләнгән.

«Безнең галимнәр экспедицияләрдә милләттәшләрнең җирле сөйләш үзенчәлекләрен, фольклор үрнәкләрен, халык музыкасын, халык сәнгатен һәм осталарын, кабер ташы язмаларын өйрәнә. Экспедицияләр нәтиҗәсе буенча Идел-Урал төбәгенең „Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән“ сериясендәге җыентыклар дөнья күрә», — диде институтның халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов.

Әлеге фәнни-популяр басмалар киң катлам укучыга тәкъдим ителде. Китаплар әдәби телдә язылган мәкаләләрне, статистика мәгълүматларын, экспедиция вакытында төшерелгән фотосурәтләрне үз эченә алган.

«Әлеге китаплар Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең татар халкының аерылгысыз өлеше булуын дәлилли», — диде Илмир Ямалтдинов.

Китапларның электрон версиясен Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтыннан күчереп алырга мөмкин.

Идел-Урал төбәкләренә (Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан тыш) багышланган серия түбәндәге китапларны үз эченә ала:

1. Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 436 б.

2. Милли-мәдәни мирасыбыз: Мари Эл татарлары. Бәрәңге. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 436 б.

3. Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 400 б.

4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Самара өлкәсе татарлары. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 376 б.

5. Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 376 б.

6. Милли-мәдәни мирасыбыз: Пермь татарлары. Барда. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 346 б.

7. Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 436 б.

8. Милли-мәдәни мирасыбыз: Чиләбе өлкәсе татарлары. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 444 б.

9. Милли-мәдәни мирасыбыз: Ульяновск өлкәсе татарлары. — 2 нче басма. — Казан, 2021. — 600 б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100