news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловск өлкәсендәге Сабантуйлар Югары Пышма шәһәрендә онлайн-концерт белән башлана

Бәйрәм тамашасы 30 майда 12.00 сәгатьтә башлана.

Свердловск өлкәсендәге Сабантуйлар Югары Пышма шәһәрендә онлайн-концерт белән башлана
Владимир Васильев

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләргә дә карамастан, Свердловск өлкәсендә Сабантуйлар сезоны башланды. Бәйрәмне беренчеләрдән булып Югары Пышма шәһәрендә яшәүчеләр билгеләп үтәргә булган. Ул зур онлайн-концерт форматында узачак. Биредә яшәүче артистларның чыгышларын интернеттан карарга мөмкин. Бу хакта «Урал татарлары» сайты хәбәр итә.

Коронавируска бәйле вазгыять аркасында, быел Сабан туен башка еллардагы кебек үткәреп булмаячак. Шуны күздә тотып, оештыручылар бәйрәмне онлайн-форматында уздырырга карар кылган. Оештыру комитетына вокаль, музыкаль һәм бию видеономерлары белән катнашу турында гаризалар Югары Пышма һәм Екатеринбургтан гына түгел, ә Березовский һәм Качканар шәһәрләреннән дә килгән.

Югары Пышма Сабан туеның видеотрансляциясен җирле Мәдәният һәм ял паркының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә карарга мөмкин. Онлайн-концерт 30 майда 12.00 сәгатьтә башлана.

Татарлар Югары Пышма шәһәренә Урал Тау-металлургия компаниясендә эшләү өчен узган гасырның 70нче елларында Татарстан һәм Башкортстаннан килеп урнашкан. Бүгенге көндә Югары Пышма – Свердловск өлкәсенең заманча индустриаль үзәге. Предприятиенең финанс ярдәме белән шәһәрдә Бакыр мәчет ачылган.

Биредә татарлар сан ягыннан руслардан кала икенче урында тора. Аларның үзләренең иҗтимагый оешмасы: Югары Пышма шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе бар.

Югары Пышма шәһәренең татар-башкорт коллективлары җирле Мәдәният һәм ял паркында урнашкан. Парк моннан 60 ел элек ачылган. Биредә иң беренче үткәрелгән чара Сабантуй бәйрәме булган. Быел Югары Пышма татарлары җирле паркта Сабантуй үткәрүнең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100