news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уьяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә татар бәйрәме үткәрделәр

Татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырылды.

Уьяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә татар бәйрәме үткәрделәр
http://emetul73.ru.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск районында традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Ишеевканың «Звездный» кинозалына милләттәшләребез белән бергә руслар, мордвалар һәм чувашлар да җыелган иде.

Кунакларны халкыбызның татлы вә затлы ризыгы — чәкчәк белән сыйладылар. Ә кул эшләре, татар ашлары күргәзмәсе, фотозона, шулай ук татар биюе буенча мастер-класс беркемне дә битараф калдырмады, һәркайсында соклану хисләре тудырды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Милләттәшләребезне мөхтәрәм җитәкчеләр — Ульяновск район хакимияте башлыгы Сергей Горячев, район башлыгы Владимир Кузин, районның татар автономиясе рәисе Марат Авхадиев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм аның урынбасары Рифгать Ахмедуллов сәламләде.

Өлкә автономиясе җитәкчеләре район авыллары мәктәпләрендә татар телен өйрәнү өчен сәгатьләр санын арттыру, милли бәйрәмнәр, шул исәптән район Сабан туен үткәрү мәсьәләсен көн тәртибенә куйдылар.

Татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырылды.

«Без күп милләтле төбәктә яшибез, шуңа күрә бүтән халыкларның — татарлар, чувашлар, мордвалар, славяннар һәм башкаларның мәдәниятен өйрәнергә тиешбез. Ульяновск районында власть органнары, мәгариф, мәдәният һәм хәтта җәмәгать туклануы сферасы хезмәткәрләре дә бу юнәлештә актив эшли», — диде хакимият җитәкчесе Сергей Горячев.

Милли бәйрәмнең концерт программасында Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы һәм районның үзешчән сәнгать осталары катнашты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100