news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» татар театры «Галиябану» һәм «Киң урамнар тар иде» спектакльләрен куя

Декабрь аенда «Нур» театры 30 еллык юбилеен театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үтәргә планлаштыра.⠀

Уфаның «Нур» татар театры «Галиябану» һәм «Киң урамнар тар иде» спектакльләрен куя
http://www.bashinform.ru/

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар театры узган сезонга йомгак ясады һәм 30нчы юбилей сезонына планнары турында сөйләде. «Россия» медиаүзәгендә театр вәкилләре белән матбугат конференциясе узды, дип хәбәр итә «Башинформ».

Көзен ике премьера тәкъдим ителәчәк. «Киң урамнар тар иде» спектакле күренекле башкорт драматургы Нәҗиб Әсәнбаевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Икенче премьера - милли драматургия корифее Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы.⠀

«Нур» театры беренче тапкыр Мәскәүгә бара. 31 октябрь - 1 ноябрьдә театрның гастрольләре узачак. Артистлар Мәскәүнең «Модерн» драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.⠀

Декабрь аенда «Нур» театры юбилеен театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үтәргә планлаштыра.⠀

Быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында «Нур» театры өчен махсус курс җыела.⠀

«Укуның теоретик өлеше — институтта, ә гамәли өлеше-безнең театрда узачак. Курсның сәнгать җитәкчесе -театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин. Укуның беренче елыннан ук булачак студентлар сәхнәгә чыга һәм коллективка кушыла башлаячак», - дип сөйләде театрның директоры Фирзәт Габидуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100