news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Тукай укулары булды

Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Тосна тарих-туган якны өйрәнү музееның Камин залында быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган традицион «Тукай укулары» узды.

Шигърият кичәсен Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» татар җәмгыяте оештырды. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады, Тукай иҗатының татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки телле дөнья өчен мөһим булуы билгеләп үтелде. Ул үзенең кыска гына гомере эчендә татар һәм дөнья әдәбиятын баеткан, ә тәрҗемәче сыйфатында татарларга Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов һ.б. бөек рус шагыйрьләренең шигъри сүзен җиткергән.

Бәйрәм рухы укуларда катнашучыларның берсен дә битараф калдыра алмады. Кунаклар бәйрәмне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100