Казахстанда үткәрелгән җыенда төрек галиме Мостафа Өнәр Тукай иҗатын анализлады

Төркиянең Әгәй университеты әдәбият галиме Мостафа Өнәр Габдулла Тукайны татар поэзиясенең пәйгамбәре дип атады.

(Истанбул, 28 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Халыкара төрки академия тарафыннан Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Казахстан башкаласында үткәрелгән фәнни җыенда төрек галиме Мостафа Өнәр «Заманави дөнья һәм Тукай» исемле доклад укыды. 

Төркиянең Әгәй университеты филология фәннәре докторы Мостафа Өнәр Габдулла Тукайны, аның иҗатын «Мәгърифәтчелек», «Җәдитчелек», «Күптеллелек», «Милләтчелек», «Халыкчан», «Фольклорчы» кебек пунктларга аерып аңлатты.

«Мин бүген фикерләремне поэзиянең пәйгамбәре кебек кабул ителгән Тукайның туган телендә бәян итәргә булдым. Тукай татар җәмәгатьчелегенең украиннар, руслар, казахлар белән гомер кичергән, Русия белән Урта Азияне берләштергән Җаекта яшәгән. Укырга, күп телләр өйрәнергә әһәмият бирелгән сәүдәгәр һәм һөнәрчеләр шәһәре булган бу космополит мохит яшь шагыйрьгә файдалы яктан тәэсир иткән», — дип сөйләде ул.

Профессор Мостафа Өнәр Тукайның Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә татар, гарәп, фарсы әдәбиятлары белән танышуын, бер ук вакытта рус мәктәбендә укып, рус теле һәм әдәбиятын да үзләштерүен; бөтен бу үзенчәлекләр аша Тукайның мәгърифәткә, яңача белем алуга, үз милләтен сөюгә, халыкчан булуына, халкының милли традицияләрен яратуына, гаделсезлекләр белән килешмәвенә китерүен фәнни яссылыкта бәян итте.

«Габдулла Тукай һәм төрки дөнья» дип аталган җыенда Татарстанның Казахстандагы вәкаләте вәкиле Денис Вәлиев, Халыкара төрки академия президенты Дәрһан Кыдырали, Н.Назарбаев ис.университет галиме, милләттәшебез Юлай Шамилоглу, РФ Башкортостан Академиясе галиме Әхәт Салихов, Евразия милли университеты галиме Амантай Шәрип, М.Ауэзов ис. әдәбият һәм сәнгать университеты галиме Кенжеһан Матыжанов Тукайның төрки әдәбиятка йогынтысы турында татар, башкорт, казах телләрендә чыгыш ясадылар.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Марсель Ибраһимов җыенда катнашучыларны Тукай якташлары буларак сәламләделәр һәм Тукайның бөеклеген, киңкырлы иҗатын рус телендә аңлаттылар. Җыенны Әл Фараби ис.университеты галиме, Тимур Козырев татарча алып барды.