Истанбулда Тукайның туган көненә багышланган чаралар узды

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай Төркиядә ел саен искә алына башлады. “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге Казандагы Тукай Әдәби музееның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Истанбулда махсус күргәзмә оештырды
(Истанбул, 28 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татар халкының ачы вә гыйбрәтле язмышка ия булган күренекле шагыйре Габдулла Тукайга еллар үтү белән тагын да күбрәк игътибар бирелә башлады кебек. Аны туган илендә генә түгел, дөньяның төрле илләрендә яратып, сокланып искә алалар. Ул торган саен татар халкын берләштерүче изге символга әйләнә бара.
Төркиядә олуг шагыйрьне искә алуны 1960 елларда эшчәнлек алып барган “Тукай” клубы оештырып җибәргән. 1980 елдагы сәяси вәзгыять нәтиҗәсендә аның эшчәнлегенә нокта куелганнан соң Габдулла Тукай озак вакытлар бу илдә иҗтимагый оешмалар тарафыннан искә алынмый. Дөрес, аның иҗатына галимнәр битараф калган дип әйтеп булмый. Тукайның шигырьләрен, публицистик әсәрләрен өйрәнүгә, төрек әдәбият сөючеләренә танытуга Әгәй университеты галиме Мостафа Өнәр дә, Әнкарадагы югары уку йорты галимәсе Фатма Өзкан да зур көч сарыф итәләр.
Соңгы елларда исә данлыклы шагыйребезнең исемен яшәтү максаты белән Истанбулда “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге оештырылды. Ул беренче эш итеп, 2006 елда шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты” темасына мәкаләләр бәйгесе оештырды. Узган ел исә Истанбул һәм Измир шәһәрләрендә махсус кичә уздырдылар. Анда Надир Дәүләт, Мостафа Өнәр, Чулпан Зарипова Четин, Венера Гатина кебек галимнәр Габдулла Тукай турындагы фәнни докладлар белән чыгыш ясадылар. Татарстан мәдәният министрлыгының булышлыгы белән үткән чарада Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов Тукай сүзләренә язылган җырлар белән катнашты.
Быел исә Габдулла Тукай Истанбул каласында Татарстан вәкиллеге оештырган кичә белән искә алынды. Анда ТӨРКСОЙ оешмасының чакыруы белән Конья шәһәрендәге төрки халыклар театры фестиваленә килгән Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясадылар.
“Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге Казандагы Тукай Әдәби музееның теләктәшлеге һәм ярдәме белән Истанбулның Атилла Илхан исемендәге мәдәният үзәгендә махсус күргәзмә оештырды. Анда Габдулла Тукайның китаплары белән беррәттән аның төрле елларда төшкән фотолары куелган. Тукайның әти-әнисе, дуслары, сөйгән кызы, яшәгән җирләре, эшләгән урыннары белән дә танышырга мөмкин. Шулай ук шагыйрьнең тормыш юлын яктыртучы язма да урын алган. Диварга төрле язучыларның, шагыйрьләрнең, галимнәрнең Тукайның иҗатына бирелгән бәяләмәләре, сокланулы фикерләре язылган.
Күргәзмәне күрергә килүчеләр арасында милләттәшләребездән кала, Төркиянең төрле катлам һәм профессия кешеләрен очратырга мөмкин. Бер мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы күргәзмәгә укучыларын да алып килгән. Икенче бер мәктәпнең әдәбият укытучысы исә Габдулла Тукайны мәктәпләренә килеп махсус дәрестә аңлатуны үтенде. Сөйләшүләрнең нәтиҗәсендә, Истанбулның бер лицеенда Габдулла Тукайны һәм гомуми татар әдәбиятын таныту белән бергә, Татарстан Җөмһурияте турында да киң мәгълүмат бирергә, милли ашларыбызны, киемнәребезне, җыр-биюләребезне тәкъдим итеп, Татарстан көне уздырырырга килешенде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: тамашачыларның игътибарын Татарстанда Габдулла Тукай музейларының күп булуы җәлеп итте. Аларда татар халкы үзенең олуг затларын хөрмәтли белә икән дигәнрәк фикер калды.
Үзәкнең рәисе Кюршат Алтай Төркиядә Габдулла Тукайның исемен яшәтү белән бәйле чараларның яңадан ешаеп китүенә сөенгәнлеген белдерде: “Башлатып җибәргән гамәлләребезнең бүтәннәр тарафыннан да дәвам ителгәнлеген күреп шатланам. Башкалар без салган сукмактан, безнең арттан атлыйлар икән, димәк, без - дөрес юлда. Эшне башлатып җибәрү бик мөһим. Ә башлагансың икән, аның дәвам итүе тагын да әһәмиятле”, - диде ул.
Габдулла Тукайны туган көне уңаеннан искә алуга багышланган күргәзмә бер атна дәвам итәчәк. Ул 3 майда татар милли ашлары тәкъдим ителеп, җырлы-биюле программа белән төгәлләнәчәк.