news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының эшчәнлеген бәяләделәр

«Татар гаиләсе» фондының башкарма директоры Ульяновск төбәк бүлекчәсенең уңышлы һәм нәтиҗәле эшләве турында сокланып сөйләде.

Ульяновскида Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының эшчәнлеген бәяләделәр
http://emetul73.ru.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының күчмә утырышы узды. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск региональ бүлекчәсе эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Гөлфирә Алиякберова җитәкчелек иткән оешма өлкәбезнең үрнәк татар гаиләләрен барлау юнәлешендә актив эш алып бара. Ел саен ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп бер сукмактан атлаучы, милләтебезгә тугрылыклы ул-кызлар тәрбияләп үстерүче абруйлы парларны хөрмәтлибез, аларның исемнәрен „Алтын китап“ка теркәп барабыз», — диде автономия җитәкчесе.

Миләүшә Гайфуллина «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск төбәк бүлекчәсенең уңышлы һәм нәтиҗәле эшләве турында сокланып сөйләде. «Безнең тарафтан оештырылган барлык проектларда да актив катнашып, башка төбәкләр өчен үрнәк булып торасыз», — диде ул.

Ульяновск өлкә татар автономиясе Татарстанның күрше районнары белән тыгыз элемтәдә тора, нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Менә шушы күркәм чарага да Буадан район хакимияте башлыгы урынбасары Лилия Садретдинова килгән иде. Ул үзенең бай тормыш һәм педагогик тәҗрибәсе белән һәрдаим уртаклашып торуы өчен Гөлфирә Мансур кызына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ә Тәтеш районының «Ак калфак» оешмасы рәисе Римма Сафиуллова һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина Тәтештә фондның бүлекчәсен булдыру турында килештеләр.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу юнәлешендә «Татар гаиләсе» фонды белән кулга-кул тотынышып эшләүләре турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100