news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шыгырдан авылында алтын туйларын бәйрәм итүче парларны хөрмәтләделәр

Авыл клубына алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче ветераннар чакырылган иде.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Чувашиянең Шыгырдан авылында «Буыннарны тоташтыра торган бәйрәм» дип аталган кичә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар бу бәйрәмне традицион мәдәният фестивале дип атады. Ел саен — менә алтынчы тапкыр биредә, авыл клубында алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүче ветераннар җыела.

Бирегә, һичшиксез, яшь парларны да чакыралар. Бу бәйрәмне үткәрү идеясен Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдим иткән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot