news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Җәлил укулары узды

Укуларда Тосно районы администрациясе, музейлар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, иҗади коллективлар, шагыйрьләр, мәдәният эшлеклеләре һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге вәкилләре катнашты.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Тосно шәһәрендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, антифашист, татар шагыйре Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп үттеләр.

Чара кысаларында герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм ел саен уздырылып, инде традициягә әверелгән Җәлил укулары үтте. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә. 

Җәлил укуларын Ленинград өлкәсенең Тосно районы муниципаль берәмлеге администрациясе һәм Тосно районының «Изге юл» татар җәмгыяте башлап җибәрде. Күп еллар дәвамында, февраль аенда, Муса Җәлилнең туган көнендә биредә шагыйрьне искә алалар.

Укуларда Тосно районы администрациясе, музейлар, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, иҗади коллективлар, шагыйрьләр, мәдәният эшлеклеләре һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге вәкилләре катнашты.

Чара Мәдәният сараеның күргәзмәләр залында тематик кичә белән дәвам итте. Мәдәният йортында «Хезмәт һәм җыр ветераннары хоры» халык үзешчән коллективы хәрби җырлар башкарды.

Соңыннан милли ризыклар белән чәй табыны әзерләнде. Бәйрәм кунаклары табын артында да кичәнең тематикасы буенча фикер алышуны дәвам итте. Әлеге кичә алар өчен Ватан милләтпәрвәренең рухи бәйрәме булды, чөнки Муса Җәлил шигъри һәм гражданлык бурычын, патриотик рухны, какшамас ихтыярны һәм фашист илбасарлары белән ахыргача көрәшүне гәүдәләндерә, диелә бу хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100