news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төрек журналында татар сәнгатендә Һомай кошы образы турында мәкалә басылды

Фәнни хезмәтнең авторлары - Рамилә Яруллина-Йылдырым һәм Ләйлә Минһаҗева.

(Истанбул, 28 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «ТҮРҮК халыкара тел, әдәбият һәм фольклор тикшеренүләре» журналының 22 нче санында татар әдәбияты һәм сәнгатенә Һомай кошының «кире кайтуы» турында фәнни мәкалә басылды. Бу хакта галимә Рамилә Йылдырым хәбәр итә.

«Казан татарлары әдәбияты һәм сәнгатендә Һомай кошының «терелүе» дип аталган фәнни мәкалә — Төркиянең Инөнү университеты галимәсе Рамилә Яруллина-Йылдырым һәм КФУның Филология һәм мәдәни багланышлар институты галимәсе Ләйлә Минһаҗеваның уртак хезмәте.

Галимәләр мәкаләдә XX гасырның ахырында илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә татар әдәбияты һәм сәнгатендә архаик катламнар, мәдәни кыйммәтләр белән кызыксыну артуын, иҗатта синкретик сәнгатькә, мифологиягә мөрәҗәгать итү күренешләренең ешаюын  аасызыклаганнар.

Рамилә Яруллина-Йылдырым һәм Ләйлә Минһаҗеваның уртак хезмәтендә хәзерге заман татар әдәбияты һәм сәнгатендә мифологик элементларга гомуми караш анализланган, Һомай сүзенең татарча сүзлекләрдәге мәгънәләре, Һомай кошы образының борынгы әдәбиятта кулланышы ачыкланган. 

Татар галимәләре Төркиянең абруйлы фәнни журналында бүгенге чор татар әдәбияты һәм сәнгатендә Һомай кошының чагылышын татар рәссамнары, скульпторлар, шагыйрьләр, язучыларның иҗатлары аша ачып биргәнннәр.

Әлеге фәнни хезмәттә Казандагы Солтангалиев мәйданында урын алган Кадим Җәмитовның «Хөррият» һәйкәле, Розалина Шаһиеваның «„Хөррият“ һәйкәле янында» шигыре, Фәрит Яхинның «Һомай кошы», «Кышкы розалар» хикәяләре, Фәнис Яруллинның «Һомай кошы» шигыре, Марат Әмирхановның «Үрбәт ханәкә гыйшкы» романы Һомай кошы образлары чагылган әсәрләргә үрнәк буларак күрсәтелгән.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100