news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Магнитогорскида татар яшьләре өчен интеллектуаль викторина үткәрделәр

Интеллектуаль бәйгедә «Мирас» командасы 6:1 исәбе белән җиңгән.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Магнитогорскида татар яшьләре өчен «Акыл шоу» интеллектуаль викторинасы узды. Яшьләр татар теле буенча төрле өлкәдәге белемнәрен тикшерергә булган. Алар җирәбә салып, «Матурлар» һәм «Мирас» командаларына бүленгәннәр.

Уенны оештыручылар һәм алып баручылар Алия Җиһангирова һәм Римма Нигъмәтова катнашучылар өчен 7 категория әзерләгән, аларның һәркайсында «Гомуми белем өлкәсе», «Тел һәм әдәбият», «Сәнгать», «Вакыйганы бел», «Җырның көен бел», «Илкүләм традицияләр», «Кешене бел» кебек алтышар сорау язылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Интеллектуаль бәйгедә «Мирас» командасы 6:1 исәбе белән җиңгән.

Кичә чәй табыны янында шәһәрдә татар яшьләре хәрәкәтен үстерү мәсьәләләренә багышланган җанлы әңгәмә белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot