news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты

Уен дәвамында кагыйдәләр катлауланды — баллар иң беренче итеп бирелгән дөрес җавап өчен куелды.

Чистайда яшүсмер кызлар татар телен белүдә сынашты
http://dumrt.ru/

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә «Камалия» ял hәм үсеш үзәгендә Халыкара туган телләр көненә багышлап Чәкчәк гаилә клубы тарафыннан «Тәрҗемәче» уены оештырылды. Бу уенда татар телен ни дәрәҗәдә белүне сынап карар өчен яшүсмер кызлар җыелды.

Чәкчәк клубының җитәкчесе Эльмира Кыямова кызларны ике төркемгә бүлеп төрле биремнәр бирде. Иң элек катнашучылар җиңел бирем үтәделәр: русча сүзләрнең татар теленә тәрҗемәсен әйтеп бирделәр. Анда катлаулы сүзләр дә күп иде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче раундта русча бирелгән фразеологик гыйбарәнең татарча вариантын әйтеп бирергә тиеш иделәр. Киләсе раундта татар мәкальләренең дәвамын искә төшерделәр. Дөрес җавап биргән өчен төркемнәр баллар җыйды.

Уен дәвамында кагыйдәләр катлауланды — баллар иң беренче итеп бирелгән дөрес җавап өчен куелды. Аннары татар шигырьләренең дәвамын белүне тикшереп караганнан соң, кызларга төрле сүзләр бирелде, алар шул сүзләрдән бергәләшеп рифмага салынган кыска шигырь уйлап чыгардылар.

Чара ахырында катнашучыларның hәрберсенә бүләкләр тапшырылды, алар күтәренке кәеф hәм туган телеңә, милләтеңә горурлык хисе белән кайтып китте.

news_right_1
news_right_2
news_bot