news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Туган тел» бәйрәменә җыелдылар

Тыл хезмәтчәннәренә hәм сугыш чоры балаларына «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар.

Ульяновск өлкәсендә «Туган тел» бәйрәменә җыелдылар
emet73.ru

(Казанн, 28 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсе Тимерьюл районының «Киндяковка» мәдәният йортында Халыкара ана теле hәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәзер инде традициягә кергән «Туган тел» бәйрәме узды. Бу турыда «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Милли бәйрәмгә газиз ана телебезне үз итүче, татарча китаплар, газета-журналлар укырга яратучы, концерт hәм спектакльләргә ашкынып йөрүче тынгысыз йөрәкле милләттәшләребез җыелган иде. Алар татар язучыларының күргәзмәдә урын алган китапларын игътибар белән карадылар, мәшhүр шагыйребез Габдулла Тукайның экраннан яңгыраган шигырьләрен тыңлап хозурландылар.

Татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе, шәhәр Думасы депутаты Рамил Абитов, тантанада катнашучыларны сәламләп, hәрвакыт активлык күрсәтүләре, барлык милли-мәдәни чараларга да теләп килүләре өчен райондашларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Ул сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәренә hәм сугыш чоры балаларына — Мөстәкыйм Заббаров, Равил Музафаров, Сария Шигапова, Фәридә Муртазина белән Рәисә Мухамматзяновага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» дип исемләнгән юбилей медальләрен тапшырды.

Ә Әфган сугышының утлы юллары аша узган батыр, тәвәккәл, кыю татар ир-егетләре — Илдар Салихов, Ахат Муратов, Интал Мансуров, Шамил Латыйпов hем Илдус Хисмәтов район татар автономиясенең Рәхмәт хатлары белән истәлекле бүләкләрен алдылар. Әфган җирендә үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән шушы чын патриот егетләребез бүген яшь буынга үрнәк булып торалар, диде Киндяковка татарларының лидеры Рамил Абитов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100