Илнар Гарифуллин: Совет чорында бөтен начар әйбер дә татар белән бәйле дип язылган

Тарихчы фикеренчә, авылдан килгән татарлар, шәһәр кешеләре дәрәҗәсенә күтәрелер өчен, татарлыкларыннан баш тарткан.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Тарихчы Илнар Гарифуллин «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында татарларның СССР заманында милләтләрен яшерергә тырышу сәбәпләрен барлык начар әйберне татар белән бәйле дип аңлатуда икәнен әйтте.

«Авылдан шәһәргә килүчеләр яңа дөньяга аяк баскан кебек булдылар ул заманда. Аның махсус законнары бар иде. Мәсәлән, төп тел — урыс теле. Авылдан килгән кешенең, гомер буе шәһәрдә яшәүчегә караганда, социаль дәрәҗәсе түбәнрәк. Шуңа күрә ничек тә алар дәрәҗәсенә күтәрелер өчен, алар татарлыкларыннан баш тарта башлыйлар», — дип аңлатты Илнар Гарифуллин.

Илнар Гарифуллин әйтүенчә, Совет чорындагы китапларда бөтен начар әйберләр дә татар белән бәйле дип язылган. «Кешедә комплекс барлыкка килгән. „Мин үземне татар дип әйтсәм, мин дә, тарих китапларында язылганча, әхлаксыз, бандит, кеше үтерүчеләр белән бер рәттә торачакмын“, — дип уйлый ул заман кешесе һәм татарлыгын каядыр яшерергә тырыша», — диде ул.

Сәясәтче Руслан Айсин да татарларны гел кире образда сурәтләүләрен әйтте. «Мин ул әсбапларны хәтерлим. Тарихи үзаң ул балачактан башлана. Балаларга татарларны шулай итеп күрсәттеләр. Куликово сугышы, алманнар белән булган боз сугышы турындагы фильмнарда татар урам себерүче итеп күрсәтелә. Ул махсус эшләнелгән», — дип искәртеп үтте ул.