news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәхнәгә фатыйханы Марсель Сәлимҗановтан алган

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актеры Мәхмүт Фатыйхов иҗатына һәм тормыш сәхифәләренә сәяхәт

(Уфа, 28 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче актеры Мәхмүт Фатыйхов иҗатына һәм тормыш сәхифәләренә сәяхәт кылып алыйк. Әле кайчан гына без халкыбыз тарихында зур урын тоткан һәм аннан соң дистә елларга югалып торган данлыклы “Нур” театрының Уфада янә “терелүенә” сөенгән идек. Инде яңадан балкый башлаган “Нур”га да 18 ел булып киткән. Аның да үз йолдызлары – талантлы артистлары милли театрыбыз сәнгате күгендә балкый. Мәхмүт Фатыйхов - шундый якты йолдызларның берсе. Театрда бүгенге көндә утыздан артык артист иҗат итә. Ә Мәхмүт Фатыйхов биредә театрның беренче составыннан торып калган нибары дүрт кешенең берсе. “Нур”га 17 ел тугры хезмәт итә ул. Хыялы – бар гомерен яраткан театрына багышлап, туган халкына рухи нурлар балкытып яшәү.
Уфа «Нур» татар дәүләт драма театрының әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Мөдәрис улы Фатыйховны театр сәнгатен сөючеләр шунда ук үз итте. Тумыштан бирелгән артистлык таланты белән, төрле образларны бердәй оста гәүдәләндереп, халык сөюен, күз ачып йомганчы, яулады ул. Һәр нәрсәгә сәләтле талант иясе ул М.Фатыйхов. Артист эшчәнлегеннән тыш төрле кичәләргә һәм концертларга сценарийлар әзерли, балаларга әкиятләр яза, төрле тамашаларда үзенең кызыклы монологлары белән чыгыш ясый, сәнгатьле итеп шигырь укучылар бәйгеләрендә катнашып, бер-бер артлы бүләкләр һәм мактаулы исемнәр ала. Матбугатта сәнгать хакында еш кына басылган мәкаләләре белән дә билгеле М.Фатыйхов.
Менә шундый талантлы шәхесебезнең сәнгатькә ничек килүе, аның Казанда уку еллары хакында да укучыларыбызга тәфсиллерәк сөйләп алыйк әле. Мәхмүт әфәнде Федоровка районының Балыклыбаш авылында бик иманлы гаиләдә туып үсә. Зөлхия апа белән Мөдәрис ага Фатыховның унынчы баласы булып дөньяга килә ул. Аңардан соң да динебез исламга таянып яшәгән шушы тату гаиләдә тагын дүрт бала аваз сала. Мөдәрис ага, дәһрилек чәчәк аткан елларда төрле эзәрлекләүләргә, басымнарга карамастан, гомере буе динебезгә тугры хезмәт итә һәм балаларын да иманлы, тәүфыйклы итеп тәрбияли. Ундүрт бала да бүгенге көндә исән, һәммәсе тормышта үз урынын тапкан. Мөдәрис ага үзе, көтмәгәндә, ике ел элек вафат булды.
Мәхмүт кечкенәдән үк сәнгатькә тартыла. Актерлык сәләтен мәктәптә укыган елларында ук тоя ул үзендә.
- Артист булачагымны үземне белә башлаганнан бирле үк сиземли идем, - дип искә төшерә ул. – Беренче сыйныфтан башлап, мәктәптә үткәрелгән барлык мәдәни чараларны алып баручы да, җырлаучы да, биюче дә мин булдым. Бөтен хыялым тизрәк үсеп җитү, артист булу иде. “Ялкын” журналын алдырып укый идем. Аның бер санында Казанда театр училищесы барлыгын укып белдем. Редакциядән уку йортының адресын, кабул итү шартларын белештем. Ләкин ни аяныч – аның тулай торагы юк икән. Татар теле һәм әдәбияты укытучым ике ел түзәргә һәм аннан соң Уфа дәүләт сәнгать институтына барырга киңәш итте. Ләкин анда ике елдан соң баргач:“Башкорт телен белмисең, буең да кыска, армиядә йөреп кайт, бераз үссәң, бәлки, алырбыз”, - диделәр. Ике ел да ике ай хезмәт иттем – ике сантиметр да үсмәдем. Шулай да артист булу теләге сүрелмәде”.
Хәрби хезмәттән кайтуга, туп-туры Казанга юллана Мәхмүт. Анда да кызык хәлләр була әле. Нәкъ шул елны мәшһүр режиссерыбыз Марсель Сәлимҗанов курс җыйган була. Бәхетенә, Мәхмүт тә анда барып эләгә. Тик анда да башта киртәләр очрый, һаман да аның тәбәнәк буен ошатмаучылар табыла. Әмма талантларны алдан күрә белүче Марсель ага театр сәнгате ишекләрен үзе ача Башкортстаннан зур өметләр баглап килгән татар егетенә. “Дөрес, бу кардәшем, бәлкем дә, герой-сөяркәләрне уйнамас та, әмма театрга мондый егетләр дә бик кирәк”, - дип үзенең хәлиткеч фикерен әйтә.
М. Фатыйхов “Ялкын” журналында басылып чыккан үз шигырьләрен һәм хикәяләрен сәнгатьле сөйләп, сынауларны уңышлы үтә һәм укырга алына. Театр училищесында Башкортстаннан килгән тагын ике егет – Җәвит Шакиров һәм Инсаф Абдуллин белән бер чорда белем ала ул. Укыган елларында ук зур сәхнәгә менә. Талантлы егетне төрле якларга гастрольләргә алып чыга башлыйлар. Җырчы Хәнәви Шәйдуллин бригадасында да осталыгын чарлый, башка сәнгатькәрләр белән дә рәхәтләнеп иҗат итә ул.
Гомумән, хыялында гына йөрткән Казан шәһәрендә белем алу еллары Мәхмүтне рухи яктан да баета, яңа иҗатташ һәм фикердәш дуслар белән дә таныштыра. “Г.Камал академтеатрына һәм башка театрларга йөрү, өлкән буын талантлы артистларның иҗатын күзәтү, алар белән аралашу киләчәк сәхнә тормышым өчен күп нәрсә бирде, - ди М. Фатыйхов. – Күренекле татар язучылары, шагыйрьләр белән күрешүләр дә мәңге онытылмаслык хатирәләр калдырды”.
Әле Казанда укыган вакытында ук, Мәхмүт Фатыйховның Уфага кайтып иҗат итүе өчен нигез ташлары салына. 1990нчы ел башы. Булачак артист, кышкы каникуллар вакытында, Башкортстанга кайткач, Уфада “Нур” татар театр-студиясе ачылуы хакында ишетә. Ә ярты елдан соң “Нур”ның артистлары белән якыннан танышу форсаты да чыга аңа. Салих Сәйдәшевның тууына 90 ел тулуга багышлап, Казандагы “Адым” һәм Уфаның“Нур” театр-студияләре берлектә К. Тинчуринның “Ил” мелодрамасын сәхнәләштерә. Өченче курс талибы Мәхмүт анда татар Гаврошы – Айтуган ролен уйный. Айтуган – татар классик драматургиясендә иң катлаулы образларның берсе. Аны Мәхмүткә кадәр Камал театрында Нәфига Арапова гына уйнаган була. Ике театрынң берлектәге тамашасында кайчандыр “Ил”дә төп рольне уйнаган Галия Кайбицкая да була. “Бу егет Нәфига Арапованы да уздырып җибәрде бит”, – дип, тамашадан соң килеп, Мәхмүтнең аркасыннан сөя ул.
“Ил” мелодрамасын “Нур” театр-студиясе белән берләшеп әзерләү Мәхмүтнең киләчәк гаилә язмышына да “оеткы” сала. Биредә “Нур” театрының яшь актрисасы Лена Фәтхуллина белән таныша һәм ... бер күрүдән гашыйк була яшь егет. Шулай итеп, икесе дә Башкортстаннан булсалар да, Казанда таныша ике яшь йөрәк.
Казан театр училищесын тәмамлагач, М.Фатыйховны Ырынбур татар театрына эшкә җибәрәләр. Әмма анда ярты ел эшләүгә, Уфага юл тота ул. Максаты – “Нур” театрында эшләү һәм, әлбәттә инде, сөю утлары кабызган Ленасы белән кавышу. Хәзер инде аларның уртак сөю җимеше – кызлары Таңчулпанга да 16нчы яшь булып киткән. Ә Лена ханым “бер гаиләдә ике артист күбрәк булыр”, дигән фикердән чыгып булса кирәк, журналистика эшчәнлегенә күчте. Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлаган һәм электән дә гәзит-журналларга язышып торган кеше өчен бу эш тә яңалык булмый. “Уфадагы “Шәрык” радиосының татар редакциясендә ун елдан артык эшләве дәверендә республикадагы һәм Татарстандагы билгеле журналисткага әверелде ул. Ни өчен Татарстанда да беләләр дисәң, Лена ханым Уфага Казаннан иҗат сәфәрләренә килүче дистәләрчә җырчылар, театр артистлары белән һәрдаим тапшырулар әзерли, әңгәмәләр кора. Туры эфирда Татарстан сәнгатькәрләре белән оештырган тапшырулардан соң, дистәләрчә рәхмәт хатлары ала Лена ханым.
Шулай итеп, Мәхмүт Фатыйховның “Нур” театрына килеп эшли башлавына да ундүрт елдан артык вакыт үткән. Шушы еллар эчендә төрледән-төрле типтагы кырыкка якын образ иҗат итте ул. Җыйнак кына буйлы артистка баштарак малайлар һәм яшь егетләр рольләрен бирәләр. Әмма тиздән аңа бабайлар образларын да гәүдәләндерә башларга туры килә. Монысы инде аңа булган ышанычтан – теләсә нинди катлаулы рольләрне дә уйный алу сәләттенән.
Талантлы актерның үзгә бер сыйфаты шунда - Мәхмүт Фатыйхов сәхнәдә “уйнамый”, ә һәр образның эчендә чын-чынлап яши ул. Шуңа күрә дә аның геройлары ихласлыклары һәм тормышчанлыклары белән үзенә җәлеп итә. Актерның тагын бер өстенлеге – аның туган телне бик яхшы белүе һәм аның тамаша залының теләсә кайсы почмагыннан аерым ачык ишетелүче яңгыравыклы тавышы, ачык дикциясе. Сәхнәдә ул бөтерчектәй җитез һәм көчле. Аның җанлы уены тамашачыларның кәефенә дә күчә һәм үзенә “тартып” ала.
Алдарак әйтелүенчә, Мәхмүт Фатыйхов күпкырлы сәләт иясе. Каләме дә йөгерек аның. Театрга балалар өчен әкиятләр, концертларга һәм төрле бәйрәмнәргә сценарийлар язган талант иясе киләчәктә зур күләмле сәхнә әсәрләре дә иҗат итәр дигән өмет бар. Һәрхәлдә, моны ул үзе дә кире какмый. Үткер каләме булу өстенә драматургия кануннарын да яхшы белгән кеше өчен чынлап та Ходай үзе кушкан эш ич бу. Алла боерса, Мәхмүт әфәндене киләчәктә бик күп матур рольләрдә дә күрербез, үзенең тамашаларын да карарбыз әле. Ә уйнарга теләгән образларына килгәндә, бөек Тукайны да, шук һәм тапкыр Хуҗа Насретдинны да сәхнәгә күтәрү хыялы белән яши ул. Максат куйган кешегә бу хыяллар да буй җитмәслек түгел. Һичшиксез, аларына да ирешер ул. Исеме Мәхмүт бит аның. Ә Мәхмүт гарәпчәдән “мактаулы, данлыклы” дигәнне аңлата.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100