^"Азатлык" радиосы туган телне иң яхшы белүчеләр конкурсына йомгак ясады

^"Азатлык" радиосы туган телне иң яхшы белүчеләр конкурсына йомгак ясады

(Казан, 28 февраль, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). "Азатлык" радиосының Казан студиясе туган тел айлыгына багышланган татар телен иң яхшы белүчеләр конкурсы үткәрде. Җаваплар редакциягәТөмән һәм Свердловски өлкәләреннән, Днепропетровск шәһәреннән һәм Татарстанның күп кенә районнарыннан килде.

Конкурста катнашучыларга рус теленнән тәрҗемә иткәндә бәхәс тудыручы сүзләрнең татарча тиңдәшләрен табарга тәкъдим ителгән. Мисал өчен, "вертолет", "залог", "менеджер", "запас", "свежий", "фальсификация". Катнашучылар бу сүзләрнең сүзлектә теркәлгән рәсми тәрҗемәсе белән үз вариантларын да тәкъдим иткән. Лингвистик төгәллекне ТР Фәннәр академиясенең Тел һәм әдәбият институты белгечләреннән торган жюри бәяләгән.

Нәтиҗәдә, икенче урынны "Казанские ведомости" газетасы корреспонденты Диана Ибраһимова алган, өченче - КДУ студенты Илнур Миңнәхмәтов. Украинаның Днепропетровски шәһәреннән Фәсхиевлар гаиләсенә махсус бүләк тапшырылган. Жюри әгъзалары фикеренчә, беренче урынга лаеклар табылмаган.