Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли шура рәисе Чиләбе шәһәре башлыгы белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Бу көннәрдә Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре белән килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Чиләбе шәһәре башлыгы Наталья Котова белән очрашты. Алар хезмәттәшлек хакында фикер алышты.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, шәһәр башлыгы Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы белән күптәнге дуслыкка ия булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә шәһәр администрациясе һәм иҗтимагый оешма арасында тыгыз хезмәттәшлек дәвам итә.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова партнерлыкны дәвам итүгә ышанычын белдерде.
Очрашу ахырында ТР Вице-премьеры Чиләбе шәһәре башлыгына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бүгенге көндә Чиләбедә 60 меңнән артык татар яши. Былтыр октябрь аенда шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз