news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Урал татарлары нәселләре форумы үтәчәк

Урал татарлары нәселләре форумы үтәчәк

(Екатеринбург, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Казанның меңьеллыгына әзерләнү Свердловски өлкәсендә яшәүче татарларның гына түгел, ә андагы бар халыкның да игътибар үзәгендә тора. Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Равиль Бикбовка күптән түгел “21 гасыр гаиләсе” дип аталган иҗтимагый оешма президенты Лариса Докучаева һәм Урал генеология оешмасы мөхәррире Эмилия Калистратова мөрәҗәгать итте.

Аларның инде моңа кадәр дә Урал төбәгендә яшәүче атаклы нәселләр тамырын өйрәнә торган проектлары булган. Бу юлы алар вәкиллеккә Урал татарлары нәселләре форумы үткәрү тәкъдиме белән килгән. Әлеге форумны алар Казанның меңьеллыгына багышлап оештырырга тәкъдим итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot