news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта татар иҗат әһелләре бергәлеге вәкилләренең Яңа ел алды очрашуы узды

Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин рәссамнарга мәртәбәле бүләкләр тапшырды.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә Петербург рәссамнары, татар иҗат әһелләре ассоциациясе әгъзалары очрашуы узды.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашуның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе профессоры Олег Юдин булган.

Санкт-Петербургта өч ел дәвамында Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге каршындагы татар иҗат әһелләре ассоциациясе эшләп килә. Аңа татар рәссамнары, скульпторлары, иҗат эшлеклеләре, туган якны өйрәнүчеләр, шагыйрьләр һәм язучылар керә. Ассоциация Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан һәм башка төбәкләрдә шәхси, уртак күргәзмәләр, пленэрлар, конкурслар оештырган.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин кунакларны сәламләде, татар рәссамнары катнашында үткәрелгән чаралар һәм күргәзмәләр турында сөйләде. Шулай ук ул ассоциация әгъзаларына республика вәкиллеге чараларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан Ренат Вәлиуллин рәссам Роберт Мифка һәм сынчы Винер Абдуллинга «Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан» истәлекле билге тапшырды, аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Шулай ук рәссамнар Роберт Миф һәм Сания Бәхтиярованы «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелү белән котлады, аларга аны кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100